ГлавнаяИсполнителиМарат ФайрушинАгыйдел каты ага (Татар халык җыры)
название:

Агыйдел каты ага (Татар халык җыры)


автор:

Марат Файрушин


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 698 просмотров
Агыйделдә йөрсәң иде,
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.

Аклы күлмәк җиңе тар,
Җиң очында хаты бар;
Хатын укып карагачтын —
Сөям дигән сүзе бар.

Агыйдел күпере,
Чуенмы әллә чылтырый;
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек елтырый.

Агыйделдән көймә килә
Кылдай нечкә эз белән;
Җаным, нигә хәтрең калды
Уйнап әйткән сүз белән?!

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.

Тагын бер тапкыр:

Агыйделдә йөрсәң иде,
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.
Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Агыйдел каты ага (Татар халык җыры)" ?
У нас недавно искали:
Salters  Я хочу быть с тобой [live 1994]  Тутанxaмон  Эти реки (Чужая земля, 1991)  Чужая земля - Прогулки по воде  Монгольская степь  Эти реки 
А как ты думаешь, о чем песня "Агыйдел каты ага (Татар халык җыры)" ?
2010-2024 © Rostext.ru Тексты песен